Чепьяда Сабантуй гөрләде (фото)
Төрлесе

Чепьяда Сабантуй гөрләде (фото)

Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздырдылар.

Бу чара бүлекчәдә һәр елда традиция буенча уздырыла. Бәйрәм барышы төрле уеннар белән аралашып барды: балык тоту ярышы, әтәчләр сугышы, аркан тартыш уены, йомырка кабып йөгерү, итек ату hәм башка уеннар үткәрелде. Сабантуй бәйрәме милли уеннар белән беррәттән, җыр-биюләр белән аралашып барды.
Әлеге чара мичтә пешкән коймак һәм самавыр чәе белән төгәлләнде.

Иң куанычлысы - барлык тернәкләнүчеләргә дә бу чарада катнашып, бүләкләр алырга мөмкинлек булды.

250

Нет комментариев