Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чепьяда юллар юкмы, әллә сәбәп бүтәндәме? (+фоторепортаж)

Әлеге атнада редакциябезгә шалтыратып, Чепья авылының Чайникова урамында узган ел гына салынган юлдан йөрерлек түгел дип җиткерделәр.

Әлбәттә, әлеге шалтырату буенча барып күрмичә генә язып чыгып та булыр иде. Ләкин күргәннәргә үзем дә аптырадым. Әлеге авылга барып җиткәч, Чайникова урамын хәйран гына эзләргә туры килде, чөнки урам исеме язылган элмә тактаны күрү бәхетенә соңлап ирештем. Аннан соң да әле бу урамның Тукай булуын белдем. Урамдагы бер абыйдан Чайникова урамының кайдалыгын сорыйм, күрше урам, өстәгесе, ди ул.
- Сезгә юлны кайчан салдылар соң?
- Узган ел.
- Теге башында колея хасил булган бит инде.
- Йөрибез инде, аңа карап тормыйбыз. Рәтләнер әле.
Мондый юлны да тыныч кына кабул иткәч, Чайникова урамына керерлек тә түгелдер инде дисәм, анда исә ялт иткән юллар. Дөрес, кар эрегән җирдә пычрак инде анысы, ләкин бит йөрерлек. Менә шуннан соң сорау туа. Исемнәрен атарга теләмәгән анонимнар нигә булмаганны сөйләп шалтырата һәм кемгә пычрак атарга тели соң? Бу очракта сорауга җавапны нәкъ тә шул аноним бирсә генә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250