Кемнәр пешерергә тели рецептын да язып куйыйм әле.
Башта 300 гр гөмбә белән бер тавык түшкәсен пешереп аласың һәм бераз суынгач шакмаклап турыйсың. Табада ваклап туралган суган кыздырасың да янына туралган ит белән гөмбәне саласың. 2-3 минут сүрән утта тотасың һәм 300 гр каймак, ике аш кашыгы он, туралган укроп салып болнатасың, тоз, борыч төрле тәмләткечләр кушасың. 5-6 минуттан чүлмәкләргә салып мичкә урнаштырасың һәм 15 минут пешереп аласың, 5 минут кала өсләренә уылган сыр сибәсең.
Автор Фәния Лотфуллина.
#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ
Фото: vk.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев