Әниләр көне уңаеннан, "Әнкәй-бәгърем, бәйрәм белән!" фотосурәтләр бәйгесе җиңүчесе Чулпан Габделганиевага Кыш бабай бүләк тапшырды.
Бәйге җиңүчесен Кыш бабай котлаячак, дип язган идек сайтыбызда. «Хезмәт»ебез Кыш бабае сүзендә торды. Яңа елны каршыларга санаулы минутлар калганда Кариле авылында яшәүче Чулпан Габделганиеваның ишеген Кыш бабай шакыды: бәйгедә җиңүе белән ихластан тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.
- Мин чиксез шат. Бәйгедә минем өчен тавыш биргән туганнарыма, дусларыма, танышларыма рәхмәт белдерәм. Рәхмәтемнең иң олысы, әлбәттә, әниемә. Тапканы, бакканы, тормышымда олы терәгем булганы өчен чиксез рәхмәт, - диде Чулпан.
Без дә Чулпанны ихластан әлеге җиңүе белән кабаттан котлап, Яңа елларның бары шатлык-куанычлар гына алып килүен теләп калабыз.
Нет комментариев