Чутай басуында зур елан бар... (фото)
Төрлесе

Чутай басуында зур елан бар... (фото)

Бу бер-ике көндә мәгълүмат чаралары "Балтач районында, Чутай авылы басуында зур елан бар" дип шаулады...

"Быел еланнар артык күп дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә «аскы як»тан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклары булды. Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр. Дөрес булса, әлеге печән рулоны Чутай басуларында төшерелгән" дип язды бик күп сайтлар бу бер-ике көндә.

"Кызыл юл" җәмгыяте җитәкчесе Фердинат Хәйруллин белән элемтәгә чыгып, әлеге хәлгә ачыклык керттек.
- Юк, бу бары уйдырма, - диде җитәкче.

Димәк, җәмәгать, куркырлык берни дә юк, бу дөреслеккә туры килми. Рәхәтләнеп җиләгенә дә, печәненә дә, гөмбәсенә дә йөрергә була. Чутай якларында елан юк.
Фото: almet

250

Нет комментариев