Чутай кызы Алинә табылды
Төрлесе

Чутай кызы Алинә табылды

Чутай кызы Алинәнең югалуы авылдашларының гына түгел, район халкының күңеленә дә авыр тәэсир итте.

“Казанга киткән, Чистайга барам” дигән сүзләре уйларны шул тирәдә йөртте. Һәркем авырып та изаланган кыз баланың бәлаләргә юлыкмавын, исән булуын теләде. Шушы көннәрдә Алинәнең табылуы мәгълүм булды, “Казанның Мәүлет базары тирәсендә табылган, әтисе барып, авыру кызын хастаханәгә урнаштырып кайтты”, дигән хәбәр килеп иреште. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән савыгырга язсын иде балакайга.

Фото: социаль челтәрдән


төрлесе

Нет комментариев