Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Доргага чишмә килде...

Күңелдәге рәхмәт хисләрен яраткан "Хезмәт"ебез аша җиткерәсе килә. Авылга, озын торбалар аша, чишмә килде...

Авыл халкы бик сөенде әлеге хәлгә, чөнки бирегә доргалылар гына түгел, күрше-тирә авыллардан чишмә суына киләләр, аның игелеген күрәләр. 2017 ел - экология елы буларак игълан ителде, чишмә яннарын, су буйларын чиста-пөхтә тоту авыл халкының һәм чишмә суыннан файдаланучыларның үзеннән тора, гомер-гомергә чишмә - изге урын булып саналган.
Бу игелекле эшне башкаручы Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Нурлыҗан улы Әсхадуллин. Аның тырышлыгы, "Активист" хуҗалыгы җитәкчесенең булышлыгы белән чишмәле булдык. Шушы көннәрә үзенең юбилеен үткәргән Зиннур Нурлыҗан улына нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез һәм шулай ук Куныр авыл җирлеге коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга эшләрендә уңышлар, һәрвакыт халыкны шулай игелекле эшләре белән сөендереп торуларын телибез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250