Быел - "2017 ел - Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" буларак, инде күп еллар безне борчыган мәсьәләләр турында Сезгә язарга булдык.
Ә безнең табигать байлыкларыбыз бик күп. Ул урманлы (агачлы) таулар, басу-полосалар нинди хәлдә икән, дип берәр тапкыр йөреп чыкканнары, табигатьне пычратучыларны ачыклап, (тотып) җәза биргәннәре бармы икән? Әгәр дә моны эшләсәләр, җиләкле, дару үләнле тауларыбыз, болыннарыбыз, гөмбәле полосаларыбыз чүплек һәм үләксә белән тулмас иде.
Май бәйрәмнәрендә, җәйге айларда шушындый урыннарга рейдлар ешрак булса, халык арасында аңлату эшләре алып барылса, гаеплеләргә җәза бирелсә, бәлки, халык, яшьләр дә үз артларыннан чүп-чарларын калдырмыйча, чистартып китәр иде, чүп-чарларны, үләксәләрне машина белән китереп аудармаслар иде...
Елдан-ел чүплеккә, үләксә оясына әйләнәбез, ләбаса! Менә безнең Норма, Кариле, Кили, Пүскән, Нормабаш якларына килсәк тә, бер генә чиста полоса да юк. Гөмбә җыярга да чиркангыч. Тауларыбызда да шундый ук хәл: кайдан җиләк, дару үләне, гөмбә җыярга да белмәссең....
Мондый хәлләрне Сосна, Салавыч якларында да күргәнебез бар. Бары бер Чапшар тавыннан гына җирәнмичә җиләк җыярга була. Чапшар халкы ничек бу тауны чүп-чардан саклый алган соң?!
Ни өчен безнең Курмала тавы, Көек тавы, Норма ягындагы "Торна таулары" исктикеч матурлыгын югалтып, чүп-чар үләксәләр белән тулган?! Иң беренче, нинди тәрбиясез, әхлаксыз, намуссыз кешеләр моны эшли икән?
Нигә экологлар тарафыннан бернинди дә чаралар күрелми, эш эшләнми? Моның өчен аларның үзләренә штраф салырга, ул вазыйфага эшли торган кешеләр куярга кирәк!
Быел "2017 ел - Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" буларак, экологларыбыз бу турыда уйласыннар, чарасын күрсеннәр, табигатебез чүп-чарлардан чистартылсын һәм алга таба да моңа юл куелмасын иде, дип ышанып каласы килә.
Бергәләп эшләгәндә генә үзебез яшәгән җиребезне, һавабызны, азыгыбызны чиста, саф, санитария таләпләренә туры килерлек итеп күрә алырбыз! Районыбызның кайсы авылларында мондый хәлләр кабатлана, языгыз, экологлар боларны белми, күрми, аларны йокыларыннан уятыйк, шуны белсеннәр: бу эштә иң җаваплылар - алар, үзләре икәнен. Табигатебезнең безне агулавын, авыру таратуын теләмибез. Бары файда һәм дәва, матурлык һәм хозурлык бирүен генә теләп, бер төркем Норма авылы кешеләре.
Нет комментариев