Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Элеккеге хатынына тәкъдим ясаган вакытта комага киткән

Яңа тормыш башларга торганда гына үлем тырнагына эләккән...

Таиландта Русия туристы моңа кадәр аерылышкан хатынына кавышырга тәкъдим иткәндә булган бу хәл.

Аның исеме — Дмитрий К. Ул Магаданда яши һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли. Яңа ел алдыннан ул элекке хатыны Екатерина белән очрашкан да, 2026 елда барын да яңадан башлыйк дигән. Ул Пхукетка ял итәргә барырга тәкъдим иткән. Екатерина ризалашкан, һәм алар диңгезгә очкан. Пхукетта Дмитрий, бер тезенә басып, Екатеринага кабаттан тәкъдим ясаган, һәм сөйгәне «әйе» дию белән һушын югалткан.


Хастаханәдә коткаручының баш миендә шеш табалар. Дмитрий әле комада ята. Бу авыру страховка очрагына туры килми. Шушы көннәрдә туганнары Таиланд табибларыннан Русиягә очарга рөхсәт алган, ләкин яңа проблема барлыкка килгән. Екатерина Дмитрийны госпитальдә яткыру өчен 3 млн сум сарыф иткән һәм аның банк счетларындагы калган акчалары аны Русиягә алып кайтыр өчен җитәрлек булмаган. Юлга дигән акчаны ул җыя да алмый, чөнки Таиландтан машина сату яки онлайн-кредит алу мөмкин түгел.
Язмыш шаяруы диярсең... 

Чыганак: https://omet-rb.com/news/kh-vef-kh-t-r/2026-01-08/elekke-hatynyna-t-k-dim-yasagan-vakytta-komaga-kitk-n-4530983

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше язмышы