«Электросеть» халыкка электр яктылыгы, ә Алина күңел яктылыгы өләшә
Төрлесе

«Электросеть» халыкка электр яктылыгы, ә Алина күңел яктылыгы өләшә

Бистәбезнең Комсомол урамында яшәүче Илдус Әүхәдиевка өендә электр уты өзелү сәбәпле тиз арада сызым-проект эшләү кирәк булды. Әлеге эшне кыска срокларда эшләп бирүдә Алина Бахтиозинаның өлеше зур булды һәм шуның ярдәме белән электр уты тиз арада тоташтырылды.

Алина килгән кешеләрне бик ягымлы каршы ала, игътибар белән тыңлый, ачык, кеше кайгысын үзенекедәй итеп кабул итә, көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
«Электросеть» оешмасы халыкка электр яктылыгы бирсә, Алина үзенә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең җаннарын яктырта. Аның яныннан чыккач яхшылык кына эшлисе килеп тора. Дөньяда андый кешеләр күбрәк булса, сугышлар, үтерүләр, кеше рәнҗетүләр булмас иде.
Илнур Нурмөхәммәтов
социаль хезмәткәр

250

Нет комментариев