"Факел" яшүсмерләр клубында яшүсмерләр һәм урта яшьтәгеләр өчен Халыкара туган тел көненә бик матур һәм файдалы чара үткәрелде.
Аны Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. "Туган телебездә укыйбыз" исемендәге флешмобта катнашучылар татар һәм рус телләрендә шигырьләрне һәм әсәрләрдән өзекләрне теләп укыдылар.
Шунда ук Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Иңне-иңгә куя белү кирәк Ватаныңа хезмәт иткәндә" күргәзмәсенең китапларына күзәтү ясалды.
Нет комментариев