“Факел” клубына йөрүче укучылар төрле түгәрәкләрдә генә йөреп калмыйча, күптөрле чараларда да актив катнашып киләләр.
Алар я кышкы табигать матурлыгына сокланып, ял итеп кайталар, я “Тылсымлы ил – ул мәхәббәт” дип аталучы гаилә конкурсы үткәрәләр, я инде туган телне, тарихны саклап калу максатыннан, төрле экскурсияләргә йөриләр. Һәрьяктан файдалы әлеге очрашулар укучыларның белемен күтәреп, күңелләренә мәрхәмәтлелек җимешләре салырга да ярдәм итә.
Нет комментариев