Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гадел хөкемдар

Наил абый үзенең итагатьлелеге, тыныч холыклы булуы белән күпләрдән аерылып тора. Ул Бөрбаш балаларының күңеленә яхшы педагог буларак кереп калган булса, райондашларыбызга данлыклы көрәшчеләр династиясе Шакировларның берсе буларак таныш олы шәхес.

Ә бит алар заманында көрәш мәйданнарын шаулатып торган нәсел - Дамир, Рафаэль, Сәет, Наил, Фидаил. Фидаилләре исә, бөтен республиканы шаулатып атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә кадәр барып җитте. "Укытучы, көрәшче булыр өчен нәселдән-нәселгә, геннар белән күчкән ниндидер бер сәләт булырга тиеш дип саныйм", - ди Наил абый.

Чыннан да, укытучы гаиләсендә туган Наил абый яшьрәк вакытларында нинди генә хезмәтләр башкармасын, барыбер тора-бара укытучылык хезмәтенә кереп киткән. Бу хезмәткә ул әкренлек белән, үзендә бай тәҗрибә туплый-туплый гына килә. Бөрбаш сигезьеллык мәктәбеннән соң, туры Балтач мәктәбе каршында эшләп килүче кичке мәктәпкә юл ала... Аннан Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесы. Бу чорларда тракторга утырып колхоз кырларын да иңләп ала. Данлы Совет армиясе сафларында элемтәче буларак хезмәт итеп кайтканнан соң, 4 ел Балтачта элемтәче хезмәтен башкара. 1972 елда укытучыларның кыска сроклы курсларында белем өстәп, Наил абыебыз укытучылык хезмәтенә тотына. Туган авылында "Башлангыч хәрби әзерлек" фәненнән укыта башлый. Билгеле, тракторчы-машинист, элемтәче булып эшләгән егеткә бик теләп технология дәресләрен дә тагып куялар. Бу хезмәтләрне үз җилкәсендә татыган егетебез балаларны трактор һәм машина йөртү серләренә төшендерә башлый. Белемен күтәрү өстендә дә эшләргә онытмый ул. Читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый.

Әй, ул чорларның башка хезмәтләрен күз алдына китерсәгез сез. Колхозда спорт өчен җаваплылык тулысынча аңа йөкләнә. ДОСААФның, "Урожай" ирекле спорт җәмгыятенең штаттан тыш инструкторы буларак, нинди генә ярышлар оештырырга туры килми аңа. Бер үк вакытта үзешчән сәнгатьне дә үз итә, сәхнәләрдән дә төшми. Авыл советы депутаты буларак, авылны төзекләндерүгә дә аның бихисап хезмәтләре керә. Спорт белән җырга мәхәббәт аны гомер буена озатып килде. Әле дә аның моңлы тавышын без сәхнәләрдән ишетеп торабыз, әле дә ул безнең татарча көрәш ярышларының, Сабантуйларның гадел хөкемдары. Аның бу күркәм сәләтләре инде балаларына, оныкларына күчеп килә. Кызы Гүзәлия әти-әнисе юлыннан китсә, оныклары - Әмир көрәш белән мавыга, ә Галияләренең сәхнәдән төшкәне юк. Инде дәрәҗәле җырчыбыз халык артисты Римма Ибраһимова уздырып килә торган җыр бәйгесенең Лауреаты булуга да иреште.

Лаеклы ялга чыгуына ун ел узса да, ул һаман безнең арабызда. Күп ярышларның хөкемдары булу өстенә, ул бүгенге көндә мәрхүм энесе Фидәил Шакиров истәлегенә ярышларны оештыручы да. Инде менә үл үзенең бу изге гамәле белән районыбыз балаларын сөендереп килә. Тормышы дәверендә күп кенә Мактау таныклыкларына, күкрәк билгеләренә лаек булган олы шәхесебез бүген 80енче дистәсен ваклый. Аның әлеге бүләкләренә быел бөрбашлыларның үзләре генә бирә торган зур бүләге - "Укытучы-остаз" исеме һәм район спорт мәктәбе, көрәш федерациясенең Мактау таныклыклары өстәлде. Тормышында да, хезмәтендә дә тәм тапкан Наил Нури улына киләчәктә дә шатлыклы көннәр, исәнлек-иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250