Тагын фаҗига, тагын бала гомере өзелгән, бу юлы Кадыбаш авылында булган.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Әгерҗе районында буада 12 яшьлек малай баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кадыбаш авылында бәхетсезлек очрагы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген көндез килгән.
Малай дуслары белән буага су коенырга барган. Күпмедер вакыттан дуслары аны югалткан.
Укучының мәетен Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре тапкан һәм полициягә тапшырганнар. Фаҗига нечкәлекләре ачыклана.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев