"Яхшы эшләр эстафетасы - көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм инвалидлар Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.
Китәр алдыннан өлкәннәр һәм инвалидлар музей хезмәткәрләренә теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Музейдан тернәкләнүчеләр күп мәгълүмат туплап, сөенеп, канәгать булып кайттылар.
Нет комментариев