Ел ахырында гаммәви мәгълүмат чаралары ел буена башкарган эшләренә йомгак ясый. "Татмедиа" җәмгыяте дә үзенә кергән редакцияләрнең еллык эшчәнлеген бәяләп, нәтиҗәләр чыгарды һәм ул безнең өчен янәдән сөенечле. Өченче ел рәттән «Хезмәт» газетасы коллективы «Сайтны үстергән өчен» номинациясендә «Ел лидеры -2016» булып танылды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин тантаналы рәвештә баш мөхәрриребез Вакыйф Зәкиевны котлап, диплом һәм кәрәзле телефон белән бүләкләде.
Әлеге дәрәҗәгә ирешү - редакциябезнең барлык хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Үз эшенә фидакарьлек белән караганнар гына шундый нәтиҗәгә ирешә ала. Әлбәттә, бу җиңүгә тугры укучыларыбыздан башка да ирешеп булмас иде. Нәкъ менә аларның теләк-тәкъдимнәре, газетабызга, анда басылган язмаларга карата булган фикерләре безгә кызыклы басма чыгарырга ярдәм итә, укучыларыбызның игътибары иҗат итәргә көч бирә. Яңа елда да бергә калыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!
Нет комментариев