Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

“Хезмәт”ебез сезгә дәшә

Хөрмәтле "Хезмәт" газетасын укучыларыбыз! Яңа 2017 елны каршыларга да бер ай вакыт калып бара. Ә Яңа ел - ул яңалыкка, яктылыкка, зур башлангычларга өметләнү чоры. Без дә, үз чиратыбызда, сигез дистәдән артык тарихы булган "Хезмәт" газетасы белән һәрдаим бергә атлаучы укучыларыбызга бүләк ясарга дигән фикергә килеп, төрле акцияләр игълан итәбез.

Лотерея!!!
7 декабрь көнне "Хезмәт" газетасы редакциясе район почта бүлегендә үзенең абунәчеләре арасында лотерея уеннары оештыра. Бу көн язылучыларыбызга икеләтә бүләк китерәчәк, беренчедән, алар "Хезмәт"кә ташламалы бәядән язылачак, икенчедән, бүләк отачак. Ә бүләкләр, һәрвакыттагыча, көндәлек тормышта бик тә кирәкле әйберләр. Бу көнне зарыгып көтүчеләр онытылып кала күрмәгез, берүк, почта бүлегендә иртәнге якта сезне көтә башлыйбыз. Шулай итеп, 7 декабрь көнне очрашканга кадәр!

Ташлама
2017 елның гыйнвар аеның 15нче көненә кадәр бирелгән котлауларга 15% ташлама ясалачак. Шулай ук шушы чорда реклама, белдерү биргән очракларда да даими клиентларыбызга 17%, ә калган клиентларга 10% ташлама биреләчәк. Ташламалардан агымдагы елның 5нче декабреннән 2017нче елның 17нче гыйварына кадәр файдалана аласыз.

Әгәр дә әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмасагыз, киләсе елда да безнең белән булырсыз һәм зур уңышларга ирешерсез дигән теләктә калабыз.
Фото: nemoroz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250