Хыялым чынга ашты: галош урынына туфли киеп йөрибез! (фото)
Төрлесе

Хыялым чынга ашты: галош урынына туфли киеп йөрибез! (фото)

Ниһаять, бу җәйдә иң зур хыялым - галош урынына җәен матур туфлиләр, язын-көзен уңайлы сапогилар кию турындагы хыялым чынга ашты!

Безнең урамга да вак таш җәйделәр. Бу көнне кырык ел көттем мин! Авылда яшәп, бер дигән, төзек юллардан йөрү үзе бәхет икән ул! Шушы эшне оештырган, башкарган, хезмәте кергән һәркемгә, бигрәк тә Яңгул җирле үзидарә рәисе Ренат Гариповка чиксез рәхмәт! Безнең турыда кайгырткан өчен рәхмәт!

Хәлимә Зәкиева.


250

Нет комментариев