Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Ләкин күп очракта нәкъ менә үзебезнең ваемсызлыгыбыз аркасында көтелмәгән һәм аянычлы вакыйгаларга килеп тарыйбыз.
Шушы көннәрдә Яңгул бүлегенең янгын куркынычсызлыгы хезмәте эшчеләре авылларда яшәүче ялгыз өлкәннәр, күпбалалы гаиләләр һәм тәртипсез тормыш алып баручы гражданнар белән шәхси хуҗалыкларда профилактик очрашулар уздырды. Әңгәмә барышында йорт хуҗаларына төзек булмаган пичләргә ягу нәтиҗәләрен, көнкүреш электр приборлары һәм ут белән сак булу, электр үткәргечләрне яхшылап изоляцияләү турында ассызыклап узылды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм гомум саклык кагыйдәләре турында тагын бер тапкыр исләренә төшерелде. Моннан тыш, янгын бүлеге эшчеләре өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче күршеләрегезгә игътибарны арттыруны сорыйлар. Шулай ук һәр кешегә йортта янгын чыккан очракта үз-үзен ничек тоту тәртибен яхшы белү зарур.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бердәм үтәгән очракта гына шәхси хуҗалыкларда булучы үлемнәрдән һәм янгыннардан максималь саклануга ирешергә мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк, куркынычсызлык чараларын игътибар белән үтәү - ул якыннарыгызның һәм күршеләрегезнең йортын янгыннан коткару гына түгел, ә бәлки, иң кадерлесе - кешеләр гомерен саклап калу.
Яңгул янгын бүлеге җитәкчесе Нияз Гыйлманов
Нет комментариев