Узган ялларда республикабызның төрле төбәкләрендә, шул исәптән районыбызда да Май чабу – Масленница бәйрәме билгеләп үтелде.
Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә.
Әлеге бәйрәм уңаеннан, Ярак-Чурма авылында бик күңелле чара үткәрелгән.
Төрледән-төрле кызыклы уеннар оештырылып, чын бәйрәм рухы тудырылган. Кайнар коймаклар белән тәмләп чәй дә эчкәннәр. Соңыннан май чабу бәйрәме карачкысын яндырып, бәйрәмне матур итеп тәмамлаганнар.
Комментарии
Без имени
0
0
Молодцы!!!