Борнак егете Ренат Галиәскаровның "Мәхәббәт" шигыре
Шүрләвеңне беләм. Хатларыма
Бер шик катыш, пауза саклап,
Нык көттереп, фикерләрең чарлап,
Саран сүзләр атып, килә җавап.
Син яшь, матур. Ә мин – ир уртасы.
Сырланса да күптән киң маңгай.
Зурдан кубып, язгы аҗагандай,
Сине уйлыйм бала-чагадай.
Бер тәкъдим бар. Утыз күпмени соң?
Җир җимерткән егет кешегә?
Икебезнең яшьне кушыйк та без,
Кыл урталай бүлик икегә!
Ренат Галиәскаров
Нет комментариев