Илназ Гариповның әнисе үлгән
Төрлесе

Илназ Гариповның әнисе үлгән

Популяр җырчы Илназ Гарипов гаиләсенең ишеген бик зур кайгы шакыган. Җырчының әнисе Галиябану апа бакыйлыкка күчкән. Бу турыда җырчы Илназ белән хезмәттәшлек итүче җырчы Илсөя Бәдретдинова хәбәр итә.

"Бер көнлек дөньяда яшибез... Каядыр йөгергән булабыз... Планнар корабыз... Иртәгә нәрсә булачагын беребез дә белмибез. Бүген дустым Илназ Гариповның әнисен җирләдек. Бик авыр.. .Һәркем өчен ачык йөзле иде Галиябану апа. Өстәле тулы тәмле ризык булыр иде... Урыны җәннәттә булсын!!! Якыннарына сабырлык..." - ди Илсөя.
Без дә Хәсәншәех авылы егете Илназ Гариповның һәм аның туганнарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз, сабырлык телибез.

фото: matbugat.ru

matbugat.ru


250

Нет комментариев