Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Юыну бүлмәсен җыештырганда киңәшләр

Серенә төшенергә генә кирәк.

Юыну бүлмәсе иң еш пычрана торган урыннарның берсе. Аны идеаль дәрәҗәдә чиста тотар өчен берничә ысулны куллана аласыз. 
Моның өчен әллә нинди химик препаратлар таләп ителми. Лимон кисәге, аш содасы, тоз һәм аш серкәсе ярдәмендә дә тиешле дәрәҗәдә чистартырга була. Серенә төшенергә генә кирәк. 

Мисал өчен, ваннаның сарылыгын бетереп, агартыр, бактерияләрне үтерер өчен аш серкәсе, спирт һәм аш содасы гына кирәк.4 литр җылы суга 0,5 стакан аш серкәсе, 1 стакан спирт, 0,25 стакан аш содасы салып бутарга. Шул катнашманы ванна өслегенә сөртеп, 15 минутка калдырырга. Аннан салкын су белән юып төшерергә. 

Су «каты» булган очракта, душка юшкын утыра һәм тишекләреннән су акмый башлый. Аны чистарту өчен душны аш серкәсенә тыгып, 2 сәг тотарга кирәк. Аннан җылы су белән юып төшерергә. 

Юыну бүлмәсендә көзгене дә аш содасы һәм водород перкисе белән чистартып була. Икесен бергә кушып, көзгегә сиптерергә һәм чүпрәк белән яхшылап сөртеп алырга. 

Моннан тыш кырыну өчен кремны куллана аласыз. Ул көзгене ялтыратып кына калмый, анардан соң көзге тирләмәячәк тә. 

Бәдрәфне чистарту өчен 10 мл җылы суга 3 гр аш содасы, 2 гр лимон согын кушып, әлеге катнашманы сөртегез. Ике сәгать узганнан соң щетка белән юып алыгыз. 

Сүз уңаеннан, бәдрәфтә тора торган щетканы 0,5 стакан аш содасы, 2 аш кашыгы тоз, 0,25 стакан аш серкәсенә кайнап чыккан гына су салып, шул катнашмага тыгып торырга. Бер сәгатьтән щетка өр-яңа кебек булыр. 

Краныгыз күгәргән икән, кичтән тоз сибеп калдырырыгыз. Ә өстенә лимон согы агызыгыз.Иртән юып аласы гына кала. Лимон согы күгәрекне йомшартачак, ә тоз үзенә сеңдерәчәк. Нәтиҗәсе сезне сөендерер.

Түшәмне чистартырга кирәк булганда, 1:1 күләмендә су һәм аш серкәсен кушып юалар. Серкәле су күзгә эләкмәсен өчен күзлек кияргә онытмагыз. 

#ШКкиңәш #киңәш

https://vk.com/shahrikazanda?from=groups

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык