Кайсы он файдалы?
Хәзер онның нинди генә төре юк! «Кабартма ашамыйм, тазарта» диючеләргә сайлау мөмкинлеге зур.
1. Карабодай оны.
«Файдалылык буенча» абсолют чемпион. Аксымга бай, ә шикәре, углеводлары һәм майлары аз. Коймак пешерү өчен идеаль.
2. Солы оны.
Файдалы матдәләр күп, кекслар, коймак һәм панкейклар пешерү өчен кулланыла.
3. Дөге оны.
Клетчатка булуы буенча лидер, тәмле һәм файдалы запеканкалар, сырниклар әзерләү өчен алыштыргысыз.
4. Арыш оны
Микроэлементларга һәм витаминнарга бай. Арыш камыры, бодай камыры белән чагыштырганда, азрак калорияле.
5. Миндаль оны.
Тулы миндальдән ясала, файдалы майларга бай, составында аксым ике тапкыр күбрәк һәм клетчатка гадәттәге ак онга караганда өч тапкыр күбрәк.
Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев