Балтач бистәсенең Ленин урамы 129 һәм 131 йортларында яшәүчеләр район торак-коммуналь хуҗалыгының канализация чокырларын чистартмавыннан зарлана.
- Ноябрь аеннан бирле канализация чокыры чистартылмый. Инде тулып, тирә-якка ага башлады. Район торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать иткәч, 800 сум түләсәгез, чистартабыз, дип әйттеләр, - диләр.
Без ачыклык кертү нияте белән район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рашит Гәрафиевка шалтыраттык.
- Йортларда гомуми җыелышлар булган чакта 129 һәм 131 йортларында яшәүчеләр әлеге хезмәтләр өчен түләүдән баш тартты. Шуңа да бу эш түләү мәсьәләсенә кайтып кала. Заявка биреп, акчалар түләнгән очракта канализация чокырлары чистартылачак, - дип аңлатты җитәкче.
Нет комментариев