Кичә Уфаның Черниковка бистәсендә бер карчык харап була язган.
Кичә Уфаның Черниковка бистәсендә бер карчык харап була язган.
Ул, бер йортның өченче каты балконыннан чыгып, куллары белән асылынып торган.
Тагын берничә минуттан әби җиргә егылып төшәр иде. Ярый әле күршеләре тиз генә чаң суга. Ватсапка да ярдәм сорап язалар.
Әбигә Яков исемле ир ярдәмгә ташлана. Күршеләр аңа фатир ишеген ватарга куша, ләкин ир алай итми, ә әбине балконнан кире кертеп җибәрергә була. Һәм шулай итә дә.
Карчык бу балкон тышында ни эшләргә уйлагандыр, билгесез. Әмма арабызда Яков кебек батыр кешеләр булуы куандыра, дип яза Кызыл таң.
Фото: Баш ньюс
Нет комментариев