Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Касперский 2017 елда 90 миллионнан артык компьютер вирусы барлыкка килүен фаразлый

"Касперский лабораториясе" компаниясе һәр көнне программаларга зыян салучы 300 меңнән артык вирус терки.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Евгений Касперский "Касперский лабораториясе" компаниясен оештыручыларының берсе һәм генераль директоры быел тагын да күбрәк зыян сала баручы 90 миллионнан артык компьютер вирусы барлыкка килә, дип белдергән. Бу хакта ул 4 нче Интернет белән идарә итү бөтендөнья конференциясендә әйтте, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

“Мин бу бизнеста 25 ел. Челтәр куркынычсызлыгын тәэмин итү – масштаблы проблема ул. 20 ел элек без программаларга зыян салучы 500 меңнән артык вирус теркәгән булсак, 2017 елда 90 миллионнан артык компьютер вирусы барлыкка килүен көтәбез. Бу бит бер ел эчендә”, – дип белдергән Касперский.

Компания башлыгы хакер һөҗүме булган күпчелек программаларны “кыен булмаган вируслар" төркеменә кертеп була, дип саный. Шул ук вакытта зыян салучы программалар комплекслы характер ала баруын һәм челтәр факторына бәйле бик куркыныч заманда яшәвебезне билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Касперский