Күсе елында кылган гамәлләрегез, уңышларыгыз тирә - юньдәгеләр өчен горурлык тудырсын һәм үрнәк булсын иде.
Якташыбыз, Бөрбаш авылы кызы, Казан Федераль университеты профессоры Ләйлә Минһаҗевадан ялкынлы кайнар сәлам һәм Яңа ел котлавы!
– Кадерле райондашлар! Тагын бер ел артта калды... Алдыбызда Яңа 2020 ел, Ак күсе елы!
Барыгызны да чын куңелемнән Яңа ел белән котлыйм. Тормышта килеп туган мәсьәләләрне хәл иткәндә - күсенең җиңеллеге, каршылыкларны җиңгәндә – күсенең көче, карарлар кабул иткәндә – аның саклыгы ярдәм итсен!
Күсе елында кылган гамәлләрегез, уңышларыгыз тирә - юньдәгеләр өчен горурлык тудырсын һәм үрнәк булсын иде.
" Тормыш – сәхнә, ә кешеләр анда – актер” гыйбарәсе күбебезгә мәгълүм. 2020 ел сәхнәсендә ниләр булыр, билгесез... Әмма, һәрберегезгә тормыш сәхнәсендә матур образларны, бәхетле яшәешне генә уйнарга насыйп булсын, шатлык- куанычларның саны булмасын, хезмәтнең, тырышлыкның әҗере мул булсын! Нинди генә очракта да, Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын сезне!
Тагын бер кат Яңа 2020 ел белән сезне, кадерле райондашлар!!!
Нет комментариев