Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Казанда ислам дөньясы белән фәнни-технологик хезмәттәшлек турында фикер алышалар

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең җитди фәнни ресурслары булуын, ә республикада галимнәргә ярдәм итүнең төрле чаралары гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте

Цифрлы инновацияләрне үстерү, ясалма интеллект куллану, шулай ук технологик суверенитет һәм этика мәсьәләләре, ислам биоэтикасын да кертеп, «Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген үстерү: фән, технологияләр һәм икътисад» түгәрәк өстәле артында фикер алышалар.

Очрашу Казанда, ТР Фәннәр академиясе бинасында, «Россия – Ислам дөньясы»стратегик караш төркеменең еллык утырышы кысаларында уза.

"Быел без ТР Фәннәр Академиясенең 35 еллыгын һәм стратегик караш төркеменең 20 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу ел фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде", - дип искәртте ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов журналистларга түгәрәк өстәл башланганчы.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең җитди фәнни ресурслары булуын, ә республикада галимнәргә ярдәм итүнең төрле чаралары гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан