Дәвамлы яңгырлар булып, вакытында алмый калуыгыз бар.
Кишер, чөгендер, ачы торманы ай дәвамында алырга була. Чөгендернең Рокет, Либеро, Бордо сортларын сентябрь башында, соң өлгерә торганнарын ай ахырында алыгыз.
Кишер белән тамырлы петрушканы алуны да сентябрь ахырына калдырыгыз. Тамыразыкларны коры көнне алырга кирәк. Киң тартмага ком белән катыштырып тутырып, коры җилләтелә торган урында саклагыз, дүрт көннән подвалга төшерегез.
Кәбестәне дә октябрьгә калдырырга кирәкми. Дәвамлы яңгырлар булып, вакытында алмый калуыгыз бар.
Карбыз белән кавынны коры урында картон өстенә куеп, ике айга кадәр саклый аласыз. Алар бер-беренә тиеп торырга тиеш түгел.
Кабак язга кадәр саклана.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/sentyabr-aenda-da-bakchada-bashkarasy-eshlr
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев