Көек аксакалы Камил Бариев балаларга экскурсия оештырды (+фото)
Төрлесе

Көек аксакалы Камил Бариев балаларга экскурсия оештырды (+фото)

Искиткеч гүзәл табигате белән күпләрне җәлеп иткән Көек авылын барыбыз да белә.

Быел Экология елы да буларак, авыл тарихын барлау максатыннан да, авылыбызның аксакалы, абруйлы карты Камил абый Бариев ярдәме белән балалар белән берлектә "Тарихи экология" исеме астында экскурсия оештырдык. Авылыбызның төп чишмәсе "Корыч"тан алып күпләргә таныш та булмаган чишмәләрне барлап, тарихи урыннарыбызны яңадан күздән кичердек. Әлеге очрашу бик файдалы булды.

Зилә Ильязова


250

Нет комментариев