Кемгә җиләк, карлыган...
Төрлесе

Кемгә җиләк, карлыган...

Бистәнен универмаг каршында барысы да бар - карлыганы да, курасы һәм крыжовнигы. Шунда ук кыяр белән помидор да саталар.

Әнә, иң кырыйдагы зәңгәр чиләктәге кура җиләген бакчадан җыйганнар, ә теге пакет эчендәге чиләктәгеләр урманныкы икән. Сатучы әбиләр бер-бер чиләккә 600 сум сорый. Урманнан җыйганына 600не бирергә була, елан-фәлән дип куркып тормаган, батыраеп барып җыйган. Зәңгәр мәтрүшкәнең бер бәйләмен 100тәнкәдән саталар. Бистәдәге универмаг каршында көн дә әнә шулай сәүдә гөрли, әби-бабайлар акча эшли.

250

Нет комментариев