Россия Дәүләт Думасына балалар катнашында матурлык конкурсларын тыю турында ЗАКОН Проекты кертелгән.
Мондый конкрслар балалар психикасына тискәре югынты ясый, уңышка ирешә алмаганнары кимсенә, ирешкәннәре тәкәберләнеп китәргә мөмкин. Чөнки бала куңеле мондый конкурс нәтиҗәләрен кабул итәргә әзер булмый дигәнрәк фикер йөртә әлеге проектны тәкъдим итүчеләр. Аларның фикере белән килешүчеләр бардыр. Ә сез ничек уйлыйсыз? Кирәкме безнең нәниләребез өчен матурлык конкурслары? Кемнең баласы матуррак дигән бәхәсләр дә туарга мөмкин ич. Фикерләрегезне шушы мәкалә астында калдырыгыз, бергәләшеп фикерләшеп алыйк әле.
Нет комментариев