Кемнәр килә, кемнәр китә
Төрлесе

Кемнәр килә, кемнәр китә

Бүген Карадуган егете Алмаз Нургалиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә җитәкче итеп билгеләнде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә яңа җитәкче - полиция подполковнигы Алмаз Ришат улы Нургалиев билгеләнде.
Алмаз Ришат улы 1977 елның 11 мартында районыбызның Карадуган авылында туа. Моңа кадәр Балтач районы эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе, соңрак полиция җитәкчесе булып эшләде. Тормыш иптәше Раушания белән ике кыз үстерәләр. Алмаз Ришатовичка яңа эш урыннарында зур уңышлар телибез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев