Кичә кич тыныч уздымы?
Төрлесе

Кичә кич тыныч уздымы?

Кичә кич күк йөзен томалап алган әллә нинди шөккәтсез кап-кара болыт тәмам котны алды. Ватсап челтәрләрендә тагын көчле җил, ураган көтелә дигән хәбәр дә йөрде.

Балтач бистәсеннән хәере белән генә узды үзе, яңгыры да әллә ни көчле яумады, авыллардан да андый-мондый хәбәр кермәде. Бар да тәртиптер бит? Ә менә Башкортстан якларында хәлләр ясаган, өй түбәләрен каерып аткан, авылларны утсыз калдырган, берничә машинага зыян килгән. Шөкер, кешеләргә ул-бу булмаган.

Табигать тә хәзер куркынычка әйләнде, күк йөзе караңгылана башласа, хәрби тревога мыни, качу хәстәрен күрәбез. Соңгы вакытта булган табигать бәла-казаларыннан соң сакланып йөрергә туры килә шул.


һава торышы

Нет комментариев