Кошчылык белән кызыксынучылар бар, тик урын юк
Төрлесе

Кошчылык белән кызыксынучылар бар, тик урын юк

– Кайбер хуҗалыкларның объектлары буш килеш ята бирә, бирегез эшлим дигән кешегә!

Районда эшмәкәрлекне җәелдерү максатыннан, (бигрәк тә җитештереп сатуны)  җитәкчелек тарафыннан оештыру-кызыксындыру эшләре бара. Шушы көннәрдә бизнес-класс укулары да оештырылган. Карадуган җирлегеннән кошчылык белән кызыксынучылар бар, әлегә күпләп  асрау өчен урын тәгаенләнмәгән. “Җирлекләргә бергәләшеп эшләү кирәк, – ди район башлыгы. – Кайбер хуҗалыкларның объектлары буш килеш ята бирә, бирегез эшлим дигән кешегә! Файдалансыннар, нигә тик, ташландык  яткызырга аларны”.  Бизнес-класс укуларына да даими йөрү  кирәк, әлеге укуларга  бизнеска кереп китәргә теләгән яңа кешеләрне табу- җибәрү мәслихәт.


кошчылык

Нет комментариев