Озакламый Шушма буйларында ак аюлар күренә башламагае, ди, табигатьнең быел кылган галәмәтләренә аптырап бер райондашыбыз.
Кичә районыбыз күген каплаган иләмсез зәңгәр кара болытлар да Малмыжны карга күмгән. Әле кайчан гына Киров якларында бураннарын дулатып кар яуды, Дагыстан ягында бытбылдык йомыркасы кадәр бозлар интернетны тутырган иде. Хәзер әнә күрше Малмыж яклары бездә хәлләр болайрак, дип хәбәр юллый. Хәерлегә булсын инде... Изге Рамазан аенда тоткан уразалар, кылган догаларыбыз кешелекне саклый күрсен, берүк....
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев