12 июнь көнне Көшкәтбаш авылының мәктәп каршындагы уен мәйданчыгында Балалар Сабантуе булачак.
Программада йомырканы кашыкка куеп йөгерү, аркан тартыш, чүлмәк ватыш, капчык киеп йөгерү, эстафета, җыр-бию, уен көлке һәм башкалар каралган.
Хөрмәтле шалкан мәхәлләсеннән булган һәркемне әлеге бәйрәмгә чакырып калабыз. Көтү кайтып, эшләр беткәч, кичке сәгать 7дә, син дә кил бирегә.
Нет комментариев