Бүген, 18 сентябрь көнне Чепья участок хастаханәсендә Донорлар көне үтте.
Бу акциядә Шода һәм Куныр донорлары да актив катнашты. Алар арасында мактаулы донорлар да, беренче тапкыр гына кан бирүчеләр дә бар иде. Алар үзләренең бу гамәлләре белән кемнәргәдер ярдәм итәчәкләрен, аларда яшәүгә өмет уятачакларын аңлап, канәгатьләнү һәм шатлык хисләре кичерделәр.

Әлеге изге акция Казан шәһәре кан салу станциясе тарафыннан оештырылган.
Нет комментариев