Балтач балалары Кыш бабай бүләгенә – Яңа ел күчтәнәчләренә кинәнәчәк.
Балтач муниципаль районы башлыгы карары нигезендә, районыбызның барлык балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары Кыш бабай бүләгенә – Яңа ел күчтәнәчләренә кинәнәчәк.
Бу хакта хакимиятнең чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр ителде. Күчтәнәчләрнең сыйфатлы, балалар сәламәтлегенә зыян китерми торган һәм зәвыкьле булуы шарт.
Нет комментариев