Кыстыбый пешерәбезме? Үзгә рецепт (+фото)
Төрлесе

Кыстыбый пешерәбезме? Үзгә рецепт (+фото)

Кыстыбыйның камырын кефир белән пешергәнегез бар идеме әле?! Булмаса, пешереп карагыз әле! Бик тәмле икән

Камырга 2 йомырка, 200 мл кефир, тәменчә тоз, 3-4 аш кашыгы сыек май, чеметем сода, 300 грамм тирәсе он кирәк була. 
Эчлек өчен, ул ике өлештән тора. Берсе гадәти бәрәңге боламыгы, боламыкны сөткә төегез. Бер-ике шакмак атланмай кушыгыз. Ә икенче өлеш ул 250 грамм шампиньон гөмбәсен 5-6 баш суган, 1 кишер кырып кушып, бераз су өстәп пешекләп, аннан 2-3 аш кашыгы сыек май, тәменчә тоз, борыч өстәп суы беткәнче кыздырып бетерудән гыйбәрәт. 
Камырны 10-15 минут картайтабыз. Чама белән 50 шәр граммлы шарчыклар ясыйбыз. Җәймәләр җәеп табада куырып алабыз. 
Искәрмә: табаны хич майларга кирәкми. Ахырда кыстыбыйлар ясыйбыз. Шундый тәмле була, кемнәр пешерәчәк, кулларыгызны кутәрегез, дусларым!

Рецепт авторы: Гелюся Хусаинова


Нет комментариев