Артистлар тормышы кызыклы вакыйгаларга һәм яңалыкларга бай. Социаль челтәрләрдә алар үзләренең тамашачыларына тормыштагы яңалыкларын даими хәбәр итеп тора.
Шушы көннәрдә Сабировлар гаиләсендә бәйрәм булып узган – Мәрьям Сабированың туган көне, аңа 9 яшь тулган! Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан әтиләре, танылган пародия остасы һәм юморист Данир Сабиров Инстаграм тасмасында беренче кызларын котлап матур теләкләрен җиткергән. Юморист әтидән нәрсә көтәргә була инде – төпле, әмма шул ук вакытта көлкеле котлау сүзләре юллаган әти кеше олы кызына. «Анаң кебек зирәк бул, ләкин күп күрмә. Атаң кебек өлгер бул, ләкин күп сөйләмә», – дип киңәш биргән артист.
Фото: социаль челтәрдән
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев