Март башында нинди һава торышы көтә?
Төрлесе

Март башында нинди һава торышы көтә?

Март башында нормадан 4-5 градуска югары температура көтелә.

"Хәзер без Себер антициклонының көнбатыш перифериясендә торабыз. Шуңа күрә бездә кояш һәм уңайлы һава. Бу атнада явымнар булмаячак диярлек. Бу, асылда, февраль түгел, ә март һавасы булачак", - дип билгеләде КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Республикада җылы һава шартлары 8 мартка кадәр дәвам итәчәк. Профессор сүзләренчә, бу Татарстанга килүче көньяк агымнары белән бәйле.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев