"Мин иң бәхетле һәм иң бай кеше", ди Абдулмумин Мурадов (+фото)
Төрлесе

"Мин иң бәхетле һәм иң бай кеше", ди Абдулмумин Мурадов (+фото)

Үзенең иң бай да һәм иң бәхетле дә кеше булуын Абдулмумин Мурадов чын горурлык хисләре белән җиткерә. Чөнки 8 балалы гаиләдә үсеп, ике абый, ике апай, ике сеңел һәм энеле булып үскән ул.

- Кемгә тәтегән әле ул андый бәхет? Әле дә бөтенебез дә исән-саулар, Аллаһыга шөкер. Гел булмаса да, күрешеп торабыз. Шундый кызыклы бер хәл дә булды әле. Энем тормыш коргач, озак вакыт балалары булмый торды. Шуннан соң мохитне алыштыру максатыннан бирегә - Субашка чакырдык үзләрен. Казанга табибларга йөрү һәм биредәге климатның да үзгә булуы алар гаиләсенә дә сабый бүләк итте. Инде бәбәйләр вакыты җиткәндәрәк алар кире Үзбәкстанга кайтып киттеләр һәм бер атнадан малайлары туу турындагы шатлыклы вакыйганы җиткерделәр. Хәзер ул малайга карагач, син бит Балтач егете диям үзенә, - дип туганнарын сагыну хисләре аша бәхет төшенчәсен аңлатты ул.
Үзбәкстанда туып үскән егет туган ягында төпләнеп кала һәм гомер юлдашын да ул биредә очрата. Ләкин Валентина апа Үзбәкстанга кунакка гына килгән була, төп чыгышы белән үзебезнең Субаш авылыннан ул. Урау юллар аша булса да очрашкан ике яшь йөрәк озакка сузмый кавышырга була һәм Валя апа чит җирләрдә яшәп кала. Дөрес, биредә аны җылы кабул итәләр, үзе дә ят итми. Булачак киленнәренең ачык йөзле, киң күңелле, сабыр, тыныч холыклы булуын күреп, Абдул абыйның әти-әнисе дә фатихаларын бирә. Озак та көттерми яшь гаиләдә сабый авазы да яңгырый һәм аңа бик матур исем бирәләр - Гәүһәр. Яшь әти-әни өчен гаиләнең тагын да түгәрәкләнүе була бу, алар бәхетләрен яшерми, бер-берсенең кадерен белеп, ярты сүздән аңлашып яшәүләрен дәвам итәләр. Балтач ягын да онытып бетермиләр, чөнки биредә Валя апаның әнисе яши. Шулай бер кунакка кайтуларында әби авырып китә һәм аны тәрбияләргә кирәк була. Шул сәбәпле 1998 елда Мурадовлар бер республикадан икенчесенә күченәләр, Валя апаның туган ягына сыеналар. Инде хәзер Абдул абыйга ят мохиткә ияләшергә, биредәге халык белән уртак тел табарга вакыт җитә.
* Авырдан ияләнмәдем мин. Үзең чын кеше булсаң сине кайда да кабул итәчәкләр, сиңа караш та уңай булачак, - ди ул. Әлеге сүзләре уйланырга җирлек бирә. Чөнки чыннан да аны белүчеләр эшчән, кушкан эшне җиренә җиткереп башкаручы, тыныч, ипләп кенә аралашучан дип тасвирлый үзен. Башта Тукай исемендәге җәмгыятьтә механизатор булып эшләсә, хәзер «Мелиоратор» оешмасында «Т-150»тә скриперда хезмәт куя ул. - Мин үз урынымны таптым. Шуңа да бәхетле мин, эшне яратканда гына, анда бөтен мөмкинлекләр булганда гына хезмәтеңне яратып башкарасың бит. Мин җитәкчебезгә, бухгалтерия хезмәткәрләренә һәм хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Аларга төп теләгем - ул сәламәтлек, - ди Абдулмумин Мурадов.
Читтән күченеп кайткан кешеләрне үзебез белән чагыштырып карыйм мин. Алар икенче төрле менталитетлы була. Сабырлыклары йөзләренә чыккан, тормышны ничек бар шулай кабул итәләр, авырлыклар алдында да югалып калмыйлар, әллә шуңа да башка җирдә тиз ияләшеп китәме алар? Әлеге сорауларыма җавапны Абдул абый аша таптым мин. Үзенең бәхетен ул акча белән тәңгәл куймый, төп бәхет - ул тормыш иптәше белән тигезлектә яшәп, кызының һәм киявенең хөрмәтен тоеп, оныкларының шат авазына куанып яшәү. Ә бит оныклары өчен җан атып тора ул, бигрәк тә Азамат бик ярата үзен. Бабай кайда онык шунда, ә олы кеше өчен шуннан да зур бәхет бар ди мени?

250

Нет комментариев