МУНЧАДА СУ ЭЧӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?
Төрлесе

МУНЧАДА СУ ЭЧӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Кайвакыт мунчада бик эссе була, су эчәсе килә.

Тик безгә мунчада су эчәргә ярамый дип өйрәттеләр. Бу шулаймы?
Кәрим абый, Апас.

Сорауга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт
ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:
— Мунчада җеннәр яши. Рәсүлебез (с.г.в.): “Суның өстен ябыгыз, җеннәр кермәсен”, — дип әйткән. Шуңа да мондый урыннарда су эчү киңәш ителми. Үзең белән ябык савытта алып килгән суны эчәргә мөмкин.

Чыганак:https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_13730%2Fall


мунча

Нет комментариев