Кичә Уфада урамда һава сулап йөргәндә ике яшьлек кыз кинәт хәлсезләнә һәм тын алмый башлый.
Табиблар балага ярдәм итәргә тырышса да, файдасы булмый. Нарасый аңына киләлмичә җан бирә.
Фаҗиганең сәбәбе кызчыкта күзәтелгән хроник чир булырга мөмкин диләр. Әле бу хәлне хокук саклау органнары тикшерә, дип хәбәр итә Кызыл Таң.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев