Балтач бистәсе халкы тарафыннан район җитәкчелегенә Нариманов урамына тротуар салу буенча мөрәҗәгатьләр еш булды.
Тиз генә эшләп куяр идеӊ, урамы тар, җитмәсә шәхси хуҗалыкларныӊ урамга чыкан җир мәйданнары шактый комачаулый. Көчле ташкыннар вакытында нәкъ шушы урамннан ага торган су өчен дә юлны каян салуны уйларга кирәк бит.
Балтачныӊ МДСУ-1 юл төзү һәм ремонтлау оешмасы 2015 елда «Балтач» ял итү паркы һәм 2нче номерлы балалар бакчасын каршында эшләнгән тротуар эшләү ысулы бу юлы да иӊ максатчан, дип табылды.
Нариманов урамында тротуар салу кыйммәт, әмма кирәк, шунлыктан бу эшне мөмкин кадәр үз вакытында башкарып чыгу сорала , дип белдерде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Нет комментариев