"Наз" утыргычлы булган (фото)
Төрлесе

"Наз" утыргычлы булган (фото)

Чепья авылындагы "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең "Мәрхәмәтлелек аллеясы"на утыргыч куелды, тернәкләнүчеләр өчен искиткеч бүләк булды бу.

Шәхси эшмәкәр Радик Закировның мәрхәмәтле башлангычын "Труд" җәмгыяте дәвам итеп бүлекчә яны бакчасын сигез тонна күләмендә тирес белән тәэмин итте. Бүлекчә хезмәткәрләре һәм тернәкләнүчеләр барлык иганәчеләргә зур рәхмәтләрен юллап, алга таба да әлеге хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышанып калалар.

250

Нет комментариев