Билгеле булганча, бу көннәрдә район мәктәпләрендә Чыршы бәйрәмнәре үтә.
Нөнәгәр урта мәктәбендә дә әлеге бәйрәмне зурлап өч сменада уздырдылар. Авыл мәдәният йортында узган башлангыч сыйныфларның Чыршы бәйрәмендә тамашачы нинди генә әкият геройлары белә н очрашмады. Укучылар, аларның әти-әниләре Буратина, Маша һәм аю, Мальвина һәм башка бик популяр булган әкият геройларын гәүдәләндерде. Беренче сыйныфлар исә төсле карандашлар булып киенеп, һәрберсе үз төсен яклады. Килгән кунаклар театральләштерелгән тамаша карап, рәхәтләнеп ял итте. Нөнәгәр укучылары менә шундый югары нотада 2019 елга старт бирде. Хәерле еллар булсын да, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын дигән теләктә калам.
Наил Фәсыйхов,
Нөнәгәр авылы.
Фото: автор
Нет комментариев