Өлкәннәр ункөнлеге башлану белән Норма җирлегеннән бер абый шалтыратты.
– Ни өчен Балтачтагы чәчтарашханәләр өлкәннәргә ташламалы бәядән хезмәт күрсәтә, ә Норманыкылар юк? Аяклары авырткан әби-бабайлар Балтачка кадәр йөри алмый бит. Ачыклык кертегез әле шушы хәлгә, – ди бабай.
Без исә әлеге сорау белән өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Әнисә Хәйруллинага шалтыраттык.
– Ункөнлек кысаларында Кариле авылы Әшрәфҗанов, 7 адресы буенча урнашкан “Лилия” чәчтарашханәсе (Г. Закирова) өлкәннәргә 50 процент ташлама белән хезмәт күрсәтәчәк, – диде ул.
Нет комментариев